Үзәк Татарстан муниципалитетларына, музейларына, Татарстан Республикасы Милли архивына, мәдәният һәм мәгариф үзәкләренә үзе чыгарган мәгълүмати басмаларны тапшыра.
Реставрация эшләрен уздырырга дип музей Санкт-Петербургтан бу өлкәдә күренекле оста Стариков Юрий Владимировичны чакырды.
Барлыгы конкурска 248 китап күрсәтелгән, шуларның 51-е – татар телендә чәчмә әсәрләр, 50-се – татар телендә шигырь китаплары, 46 – балалар китабы, 45 – рус телендәге китаплар, 31 – татар телендәге, 25 рус телендәге публицистик һәм фәнни-популяр әдәбият җыентыклары.
Кичәдә артистның дуслары, хезмәттәшләре һәм, әлбәттә, аның иҗатын яратучы тамашачы катнашачак.
Юбилей программасында берничә күргәзмә, семинарлар, конкурслар һәм тантаналы чаралар уздыру каралган.
Әтнә халык театры – республиканың иң өлкән халык театрларының берсе.
Конференциянең пленар утырышында Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән килгән рәсми затлар, туристлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр, галимнәр катнаша.
Бүләкләү тантанасы алдыннан Илдар Халиков, Кырым һәм Севастопольдә яшәүчеләргә ярдәм итү үтенеченә беренче булып җавап биргән Татарстан мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Быелгы бәйгедә күп кенә биючеләр милли тематикага мөрәҗәгать иткән булып чыкты.
Форумда бөек рәссам эшләреннән, шулай ук хәзерге заман авторлары картиналарыннан төзелгән күргәзмәләр күрсәтелде.