«Ел китабы-2012»республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс 1987 елдан уздырыла. Иң популяр китапларны билгеләгәндә китапханәләрдә укучыларның китапны сорап мөрәҗәгать итү ешлыгы исәпкә алынган.
Барлыгы конкурска 248 китап күрсәтелгән, шуларның 51-е – татар телендә чәчмә әсәрләр, 50-се – татар телендә шигырь китаплары, 46 – балалар китабы, 45 – рус телендәге китаплар, 31 – татар телендәге, 25 рус телендәге публицистик һәм фәнни-популяр әдәбият җыентыклары.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте