2014 елның 17 апрель кичендә Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылы театр бинасында театрның 95 еллыгына багышланган юбилей кичәсе була.
Әтнә халык театры – республиканың иң өлкән халык театрларының берсе. 2011 елда театрга дәүләт театры статусы бирелде - ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның Әтнә дәүләт драма театры төзелү турында карары чыкты.
Кичә барышында тамашачы акрын гына үткән вакыйгалар эченә чума: театрнын оешкан чоры акрынлап бүгенге көн белән урелә, спектакльләрдән өзекләр, җыр-бию, тарихи видеоматериаллар тамашачыга кичәнен атмосферасын тоярга ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгынң матбугат хезмәте