Татарстан Республикасы Милли музеенда тарих истәлеге – кырпы балыгы карачкысын реставрацияләү тәмамланды

2014 елның 18 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Милли музеенда тарих истәлеге – кырпы балыгы карачкысын реставрацияләү тәмамланды. Әлеге экспонат менә 112 ел дәвамында инде музей залларының бизәге булып тора. Табигать могҗизасы булган гигант балык су киңлекләрен 80 елга якын иңләп-буйлап йөзгән, аның авырлыгы – 960 кг,  ә озынлыгы  –   4 м 17 см. XX гасыр башында искитмәле балык карачкысын Санкт-Петербургның Зоология музеенда эшлиләр һәм император Николай II әмере белән Казанга бүләк итәләр.

Реставрация эшләрен уздырырга дип музей Санкт-Петербургтан бу өлкәдә күренекле оста Стариков Юрий Владимировичны чакырды. Балык карачкысын  микроклиматлы витринага урнаштырдылар.  

Тарихи кырпы балыгын якын арада тамашачыга күрсәтәчәкләр. 

(843) 292-32-18; (843) 292-21-49

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International