21 апрельдәТатарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе, Камал театры артисты Нәҗибә Ихсанова белән иҗади очрашу узачак.
Әлеге очрашу Камал театры белән Милли китапханәнең «Театраль кунак бүлмәсе» дигән уртак проекты кысаларында үткәрелә.
Кичәдә артистның дуслары, хезмәттәшләре һәм, әлбәттә, аның иҗатын яратучы тамашачы катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте