«Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Туристлык-ял итү өлкәсен үстерүдә тарихи-мәдәни мирас мөмкинлекләреннән файдалану» дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

17-18 апрельдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында   «Туристлык-ял итү өлкәсен үстерүдә тарихи-мәдәни мирас мөмкинлекләреннән файдалану» дигән темага халыкара фәнни-гамәли  конференция уздырыла.

Конференциянең пленар утырышында Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән килгән рәсми затлар, туристлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр, галимнәр катнаша. 18 апрельдә 14 сәгатьтә конференция кысаларында  «Туристлык һәм мирас мәсьәләләре. Идарә факторлары роле» темасына түгәрәк өстәл уздырылачак.

(843) 567-80-17, 567-81-26

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International