«Созвездие-Йолдызлык»-2014: фестивальнең икенче көне

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Фестивальдә иҗат атмосферасы уңай. Быелгы бәйгедә күп кенә биючеләр милли тематикага мөрәҗәгать иткән булып чыкты. Бу – гаять күңелле күренеш. Әйтик, «Ләйсән» (Актаныш районы) бию ансамбле һәм «Мөслим бизәкләре» бию коллективы шундыйлардан иде.

Шушы ук көнне «Хореография» темасына багышланган түгәрәк өстәл дә узды. Аны Татарстанның һәм Россиянең күренекле педагоглары уздырды.

Вокаль коллективлар да сынатмады. «Фантазия» (Азнакай районы), «Тамчы» (Актаныш районы), «Мизгел» (Чаллы) һәм «Мирас» (Зәй районы) ансамбльләре җырларында туган җиргә мәдхия яңгырады. «Вокал-соло» (урта төркем) һәм «Конферанс» (урта төркем) номинацияләрендәге чыгышлар да җылы тәэсирләр калдырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International