«Татарстанның мәдәни мирас үзәге» ДБУ апрель ае дәвамында Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган акция уздыра: Татарстан муниципалитетларына, музейларына, Татарстан Республикасы Милли архивына, мәдәният һәм мәгариф үзәкләренә үзе чыгарган мәгълүмати басмаларны тапшыра.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте