2014 елда дөнья җәмәгатьчелеге рәссам һәм галим Николай Рерихның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтә

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

15 апрельдә Николай Рерихның 140 еллыгына багышланган Бөтендөнья Мәдәният Көне Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында узды.

Форумда бөек рәссам эшләреннән, шулай ук хәзерге заман авторлары картиналарыннан төзелгән күргәзмәләр күрсәтелде. Шулай ук Татарстан һәм Һиндстан мәдәни багланышлар үзәгенең һинд бию ансамбле һәм бурят артистлары концерт күрсәтте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International