25 майда, Казан янындагы «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагерында Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә укучы балаларның традицион республика фестивале башланды.
Фестивальдә Татарстанның күп кенә шәһәр һәм районнарыннан балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр милли ансамбльләре катнаша.
Әлеге җыен май ахырында ике елга бер тапкыр үткәрелә.
Татарстан Халыклар дуслыгы йорты мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте