5 июньдә 19 сәгатьтә ТРның Халык артисты, Россиянең Атказанган артисты, профессор Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә виртуоз баянчы Рөстәм Вәлиев истәлегенә багышланган концерт оештыра.
Рөстәм Вәлиев – Татарстанның халык артисты, Россиянең Атказанган артисты. 2014 елның 6 мартында вакытсыз безнең арабыздан китеп барды. Рөстәм Вәлиев Самарада туа, «Ялкынлы яшьлек» ансамблендә эшли. Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә килә һәм биредә 20 елдан хезмәт куя.
Элемтә өчен: 8-927-440-22-52, Алсу Хафиз.
Филармониянең матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте