Якын арада "Созвездие-Йолдызлык"-2014 Республика фестивалендә җиңүчеләр катнашында клиплар төшерелә башлаячак. Моның өчен Казан шәһәренә Мәскәүдән режиссер Дмитрий Платонов һәм оператор Александр Бобрешов килде. Оештыручылар Чаллы, Зәй, Кукмара, Теләче һәм Казанда алты клип төшерергә ниятли, соңыннан алар «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында күрсәтеләчәк.
Хөрмәтле журналистлар!
28 майда (чәршәмбе) 11 сәгатьтә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында (Декабристлар ур., 2, 1 кат, брифинглар залы) «Созвездие-Йолдызлык»-2013 фестивалендә җиңүчеләр клипларын тәкъдим итү булачак.
Матбугат конференциясендә түбәндәгеләр катнаша:
- Дмитрий Платонов (Мәскәү), режиссер
- Александр Бобрешов (Мәскәү), телеоператор
- Дмитрий Туманов, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры
- Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәнияткә булышлык фонды вәкилләре
Аккредитация узу өчен prtatmedia@gmail.com электрон почтасына язарга кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: 5703104
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте