Әлеге символик исем астында Халыкара рухи музыка фестивале инде өченче тапкыр уздырыла. Концертлар Свияжск һәм Болгарда, шулай ук Казан Кремлендә булачак.
Фестивальне гамәлгә куючылар – Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы.
III Халыкара «Иман музыкасы» фестивале ачылу тантанасы 12 июньдә Свияжск утрау-шәһәрендә булачак. Тамашачылар алдында Свияжскиның Богородице-Успенский монастыре, ТРның Дәүләт камера хоры, «Благовест» рухи музыка ансамбле (Лаеш), Раифа ирләр монастыреның «Притча» квартеты башкаруында православие рухи музыкасы яңгыраячак.
14 июньдә Болгарда «Изге Болгар җыены» булачак. Әлеге фестиваль кысаларында Истәлек билгесе янындагы мәйданчыкта Ислам музыкасына багышланган концерт була. Анда Г.Камал исемендәге театр артистлары Луара Шакирҗанова, Рамил Вәҗиев, җырчылар Миңгол Галиев, Айгөл Хәйри һәм Зөһрә Сәхәбиева, «Тархан» ансамбле, «Мәрҗән» дуэты катнаша, шулай ук яшь композитор Эльмир Низамовның «Кара пулат» операсыннан өзекләр дә башкарылачак.
Фестиваль 26 июнь көнне Казан Кремлендә зур гала-концерт белән тәмамлана.
Чараларга керү ирекле.
Фестивальнең матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте