29 майда 16 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында БДБ рәссамнары һөнәри берлеге Казан бүлекчәсенең «Мәдәният елында Казан мәчесе» күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә герое рәсеме рәссамнар Татьяна Пашагина, Альберт Галимов, Лада Аюдаг, Дания Гайнетдинова, Елена Габдрахманова, Рәхимҗан Абазов, Татьяна Гнездилова, Вероника Мозаффаровалар картиналарында бирелә. Тәкъдим итү кичәсендә шулай ук шагыйрьләр дә катнаша.
Рәссам Татьяна Пашагина пыялада рәсем ясау чорын тәмамлый. Әлеге күргәзмәдә аның эшләре белән июнь ае буена танышырга мөмкин булачак. Рәссам 30 май көнне 12 сәгатьтә Республика яшүсмерләр китапханәсендә (Ибраһимов ур., 53 «Б») пыялада икеъяклы рәсем ясау буенча осталык дәресе уздыра.
Мәгълүмат өчен: 8-9503174489.
БДБ рәссамнары һөнәри берлеге Казан бүлекчәсе мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте