III Халыкара яһуд музыкасы фестивалендә Россия, Украина, Грузия һәм Израильдән килгән 100 дән артык башкаручы катнаша. Фестиваль 2014 елның 13-15 июнендә Казан шәһәрендә һәм Свияжскида булачак. Башкалада төрле стильдәге һәм юнәлешләрдәге яһуд музыкасы Петербургская урамында (концерт-ачылу тантанасы), С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында, ТРның Сынлы сәнгать музее паркында, «Иске рояль», «Джаз урамы» клубларында, КФУның «Уникс» концерт залында (ябылу тантанасы) яңгыраячак.
Фестивальнең кунагы – джазмен, виртуоз пианист, композитор Леонид Пташка.
Мәгълүмат өчен: Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Эдуард Туманский, PR-менеджер — Валерия Бутузова, 8904662092, Матбугат секретаре — Жанна Мельникова, 89274128275, kazan.mfem@gmail.com.
Фестивальнең матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте