«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында ТРның Халык артисты Сания Каюмованың юбилей кичәсе була

2014 елның 27 мае, сишәмбе

5 июньдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында ТРның Халык артисты Сания Каюмованың тууына 60 ел тулуга һәм иҗат эшчәнлегенең 35 еллыгына багышланган иҗат кичәсе булачак.   

Үз һөнәренә тугры талант иясе хакында иҗатташ дуслары гел уңай фикердә. Хезмәт сөючән, кешелекле булганы өчен аны театрда хөрмәт итәләр, әйдәп баручы артистка буларак та югары бәялиләр. Ул тудырган образлар яшь тамашачыда һәрвакыт соклану уята. Сания Каюмова театрда эшләүче яшьләргә һәрвакыт үрнәк булып тора.

Утыз ел дәверендә курчак театры артисты 60тан артык якты рольләр башкарды. Алар арасында Х.Андерсенның Дюймовочка, “Кар патшабикәсе”ндә Нәни разбойник, Э.Успенскийның “Муха-цокотуха” да Муха-цокотуха, К.Чуковскийның “Царевна-лягушка”да Василиса, Н.Гернетның “Аленький цветочек”та Аленушка һ.б.

Театрдан тыш Сания ханым дәүләт дәрәҗәсендә оештырылган концерт чараларында да катнаша. Эстрада сәхнәсендә дә ул көтелгән артист. Халыкара дәрәҗәдә оештырылган курчак театрлары фестивалендә дә ул Казан коллективын югары, профессиональ яктан танытуда зур өлеш кертә.

5 июнендә узачак бәйрәм чарасында гомерен балаларга багышлаган артистның иҗатташ дуслары, аның иҗатын үз итүчеләр җыелачак, дип хәбәр итә “Әкият” театрының матбугат үзәге.

Театрның матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International