19 сентябрьдә Астананың Тынычлык һәм татулык сараенда Татарстан Республикасы сәнгать әһелләре концерты узачак.
Проект Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән оештырыла.
Фотокүргәзмәдә төрки дөнья фотографларының 80нән артык эше куелачак. Татарстаннан анда фотосурәтләрен күренекле осталар – Илдус Гайнетдинов, Светлана Гарбузова, Әлфия Җәмилова, Алфия Артемьева, Марина Марьянич тәкъдим итәчәк.
Камал театры 3 октябрьдә К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән 109 сезонын ача.
«Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы ир-ат роле» өчен бүләк «Корбан-роман: бер корбанлык тарихы» фильмында төп рольне башкарган Даниил Шиһаповка бирелде.