8 октябрьдә 18.30да С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы тамашачыларга «Кырым эскизлары» программасын тәкъдим итә.
Проект Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән оештырыла.
Концертның беренче бүлегендә Кырымның «Таврический благовест» камера хоры чыгыш ясый.
Икенче бүлектә тамашачылар Украинаның һәм Кырым автоном Республикасының Атказанган артисты, җырчы Эльмира Налбантова иҗаты белән танышачаклар.
8-987-289-52-98, 8-905-314-13-06
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте