Казахстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе

19-20 сентябрьдә  Казахстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре уздырыла.

Мәдәни программаны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы оештыра.

19 сентябрьдә Астананың Тынычлык һәм татулык сараенда Татарстан Республикасы сәнгать әһелләре концерты узачак.  

20 сентябрьдә  Хан Шатыр сәүдә үзәге каршындагы мәйданда  татар халык бәйрәме  «Сабантуй» оештырыла. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International