X Казан халыкара мөселман кинофестивале йомгаклары буенча Татарстан режиссерлары бүләкләр алды.
Мэрның махсус бүләге Салават Юзиевның «Корбан-роман» фильмына тапшырылды.
Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре бүләге Алексей Барыкинга (Россия) «Коры елга» фильмы өчен бирелде.
Жюриның махсус искәртмәсенә «Туфан – Туфан инде ул» фильмы ( Илдар Матуров) лаек булды.
«Иң яхшы анимация фильмы» өчен бүләкне режиссер Сергей Киатров «Елантау әкиятләре» мультфильмы өчен алды.
«Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы ир-ат роле» өчен бүләк «Корбан-роман: бер корбанлык тарихы» фильмында төп рольне башкарган Даниил Шиһаповка бирелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте