11 сентябрьдә «Пирамида»да X Казан халыкара мөселман кинофестивален ябу тантанасы узды. Анда күп кенә танылган кино сәнгате әһелләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Татарстан Республикасы Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» бүләген реж. Лариса Садиловага «Ул ханым» (Россия) картинасы өчен тапшырды. Фестивальдә катнашучыларга, аны оештыручыларга, жюри әгъзаларына рәхмәт белдереп, аларның гаять зур хезмәт башкаруларын билгеләп киткәннән соң Римма ханым фестивальнең ябылуын игълан итте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте