ТӨРЕКСОЙ Генераль секретаре Дюсен Касеинов һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин «Татарстан – төрки дөнья фотографлары объективында» фотокүргәзмәсен ачуда катнашачаклар. Ул Истанбулдагы Долмабакча Сараеның Сәнгать галереясендә быелның 17 сентябрендә ачыла.
Фотокүргәзмәдә төрки дөнья фотографларының 80нән артык эше куелачак. Татарстаннан анда фотосурәтләрен күренекле осталар – Илдус Гайнетдинов, Светлана Гарбузова, Әлфия Җәмилова, Алфия Артемьева, Марина Марьянич тәкъдим итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте