Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының шәһәрләрдә ял итү тирәлеген булдыру өчен грантларын алуга конкурста катнашу өчен гарызнамәләр кабул итү бара

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе

 «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерү  дәүләт программасы»н гамәлгә ашыру, шулай ук муниципаль берәмлекләр мәдәният учреждениеләренең милли мәдәниятләрне үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлеген активлаштыру максатларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы шәһәрләрдә ял итү тирәлеген булдыру өчен грантлар конкурсы уздыра. Проектлар быелның 20 сентябренә кадәр кәгазь яисә электрон чыганакларда кабул ителә.

 mkkpr@mail.ru.

Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндәге адреста танышырга мөмкин http://mincult.tatarstan.ru/rus/info.php?id=616011

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International