Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгыш ясап, республикабыз егетләренең хәл-әхвәлләрен, ничек яшәүләрен үз күзләре белән күрде.
Шундый чараның чираттагысы сентябрьдә, Оренбург өлкәсе Тоцк хәрби гарнизонында узды. Татарстан Республикасыннан килеп хезмәт итүче солдатларга кариевлылар Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтте. Тамаша азагында солдатлар артистлар белән аралашты, республикабызга кайнар сәламнәрен юлладылар.
Тагын да сөенечлерәге, артистлар белән бергә уллары янына Татарстаннан 10 әни һәм егетләрен армиядән көтүче кызлар Тоцкка барды. Хәрби хезмәт үткәндә солдат янына аның якыннары килү, алар белән очрашу мизгелләрен күзәтү, әлбәттә, күңелне кузгатырлык вакыйга булды. Көтмәгәндә-уйламаганда шундый очрашу оештырганы өчен солдатларның һәм, барыннан да бигрәк, әниләрнең Г.Кариев исемендәге театр җитәкчелегенә рәхмәтләре чиксез.
Мондый чараның чираттагысы октябрь аенда Свердловск өлкәсе Елань станциясе һәм Екатеринбург шәһәре хәрби частьләрендә узачак.
Бер уңайдан Кариев театры артистлары Оренбург өлкәсе авылларында да Т.Миңнуллиның тирән мәгънәгә ия “Нигез ташлары” спектакле белән чыгыш ясый. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының Оренбургтагы гострольләре 13 нче сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Татарстан Республикасы Мәдәият министрлыгынң матбугат хезмәте