Камал театрында матбугат конференциясе – театрның 109 сезоны презентациясе була

2014 елның 12 сентябре, җомга

Хөрмәтле журналистлар! 

Сезне матбугат конференциясенә – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының 109 сезоны презентациясенә чакырабыз. Әлеге матбугат чарасы 16 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә театрның Кече сәхнәсендә уза. 

Катнашалар: 
- Фәрит Бикчәнтәев – театрның баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;

- Илфир Якупов – театр директоры;

- Нияз Игъламов – театрның әдәби бүлек мөдире;

- Максим Кальсин – Ярослава Пулинович инсценировкасы буенча Орхан Памукның “Минем исемем Кызыл” спектакле режиссеры.

Искәртеп үтәбез, Камал театры 3 октябрьдә 19.00 сәгатьтә К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән 109 сезонын ача.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International