Ветераннар алдында «Десантура» хәрби-патриотик клубы чыгыш ясаячак, Артур Каюмов башкаруында сугыш чоры җырлары яңгыраячак, шулай ук «Җиңү! 70 ел» күргәзмә проектын тәкъдим итү булачак.
Әлмәт драма театрында драматург Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» музыкаль комедиясен заманга яраклаштырып куйганнар. Геройлар сәхнәгә джинс чалбардан, күн курткадан чыга, аларның кесәсендә иң яңа төр гаджетлар, алар кыйммәтле чит ил машиналарында йөри. Ә менә мәхәббәт барыбер элеккечә калган, үзгәрмәгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
“Җиңү авазлары” дигән концертта коллиятнең Н.Шестопалова җитәкчелендәге камера оркестры, КИванов җитәкчелегендәге тынлы оркестры, Е.Захарова, Д.Венедиктова җитәкчеленегдәге хорлар һәм Р.Ильясов җитәкчелегендәге халык музыка уен кораллары оркестрлары, вокал бүлеге җырчылары А.Косарев, Р.Бекетов, Н.Гаязов, Н.Еремин, укуын консерваториядә дәвам итүче М.Хәмзина сугыш чоры җырларын башкарачак.
Ул ТР Икътисады һәм мәдәнияте көннәре уңаеннан уздырыла.