15 - 16 майда Рудольф Нуриев исемендәге XXVIII Халыкара классик балет фестивале Л.Минкусның «Дон Кихот» балеты премьерасы белән ачыла. Спектакльне Владимир Яковлев яңача куйган.
Классик па-де-де һәм вариацияләр хореографиясе үзгәрешсез калачак, әмма кайбер уен мизансценалары яңартыла, спектакльгә яңа характерлы персонаж лар кертелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте