4 май көнне 18.30да С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Казан Музыка көллияте студентлары чыгыш ясаячак
“Җиңү авазлары” дигән концертта коллиятнең Н.Шестопалова җитәкчелендәге камера оркестры, К. Иванов җитәкчелегендәге тынлы оркестры, Е.Захарова, Д.Венедиктова җитәкчеленегдәге хорлар һәм Р.Ильясов җитәкчелегендәге халык музыка уен кораллары оркестрлары, вокал бүлеге җырчылары А.Косарев, Р.Бекетов, Н.Гаязов, Н.Еремин, укуын консерваториядә дәвам итүче М.Хәмзина сугыш чоры җырларын башкарачак.
Ә инде икенче көнне - 5 майда, шул ук Зур концерт залында Казан көллияте укучылар һәм консерватория студентлары Кирилл Молчановның “Зори здесь тихие” дигән операсының премьерасын күрсәтәчәк. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган проектта Казан музыка коллияте укучылары белән беррәттән Казан дәүләт консерваториясе студентлары да катнаша. Бөек Ватан сугышы еллары вакыйгаларына багышланган операны тормышка ашыруда консерваториянең Ә.Заппарова җитәкчелегендәге опера студиясе, көллиятнең Е.Захарова җитәкчелегендәге хоры, В.Васильев җитәкчелегендәге симфоник оркестры зур көч куйды, дип хәбәр итә Казан музыка коллиятеннән С.Латыйпова.