Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган тантаналар уздырыла

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
5 майда  Татарстан Республикасы  Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган тантаналар уздырыла. Галерея каршында Бөек Ватан сугышында һәлак булган рәссамнарга куелган истәлек билгесе янында чараларда катнашучылар аларны искә алып бер минут тын калачак.

Ветераннар алдында  «Десантура» хәрби-патриотик клубы чыгыш ясаячак, Артур Каюмов башкаруында сугыш чоры җырлары яңгыраячак, шулай ук «Җиңү! 70 ел» күргәзмә проектын тәкъдим итү булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International