Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннарының «Илhамият» клубы белән бергәләп апрель-май айларында республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән хәйрия концертлары уздыра.
9 май көнне кинотеатрда Сергей Поповның «Дорога на Берлин» фильмы премьерасы күрсәтелә. Шулай ук киномарафон көннәрендә тамашачыларга Карен Оганесянның «Пять невест» һәм Ренат Дәүләтяровның «А зори здесь тихие…» фильмнары тәкъдим ителә.