ТР сәнгать осталары Әнкарәдә чыгыш ясый

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

29 апрель көнне “Конгресиум Анкара” Халыкара конгресс үзәгендә ТР сәнгать осталары концерты була.

Тантаналы чара Әнкарәдә 29-30 апрель көннәрендә узачак Татарстан Республикасының Икътисады һәм мәдәнияте көннәре уңаеннан уздырыла. Республиканың бизнес-структуралары, иҗади элитасы катнашындагы делегацияне ТРның бүгенге лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк.

Концерт программасында Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры башкаруындагы Салих Сәйдәшевнең “Наемщик”, Резеда Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операларыннан өзекләр, Салих Сәйдәшев һәм Рөстәм Яхинның романслары яңгыраячак. Шулай ук, Гөлнора Рәхимова, Илһам Вәлиев, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Рузил Гатин, Эльмира Кәлимуллина башкаруында җырлар ишетергә мөмкин булачак. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты Коя Окава Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетыннан өзекләр күрсәтер дип көтелә.

Моннан тыш, ТР Дәүләт фольклор ансамбле татар халык җырларына багышланган композицияләр башкарырга ниятли. Марсель Вәгыйзов, Ришат Төхфәтуллин, аккордиончы-виртуоз Алмаз Әхмәтханов, Айдар Вәлиев, Ринат Вәлиев чыгышларын да тыңларга мөмкин. “Голос. Дети” телепроекты финалына чыккан яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова, “Turkvision-2014” Халыкара җыр конкурсында II урын яулаган Айдар Сөләйманов төрек тамашачысы каршында чыгыш ясарга планлаштырыла. Концертта “Казан” бию ансамбле чыгышларын да күрергә мөмкин булачак, диелә ТР Мәдәният министрлыгы сайтында.

Тамашачыларга “Татарстан төрки дөнья фотографлары объективында” фотокүргәзмәсе һәм республика заманча осталарының декоратив сәнгать эшләнмәләре стенды да тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International