Татарстан ветераннарының портретларын Казан Кремлендә күрсәтәчәкләр

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

30 апрельдә сәгать икедә «Манеж» күргәзмәләр залында Фәрит Гобәевның  «Бөек Җиңүнең 70 портреты» дигән фотокүргәзмәсе ачыла. Экспозициядә Бөек Ватан сугышы геройларының фотосурәтләре куелган.  Күргәзмәне ачуда халыкара конкурслар лауреаты, «SFORZANDO» төбәк музыка башкаручылар осталыгын үстерү иҗтимагый хәйрия фонды директоры, «Музыка чолганышында»   халыкара классик музыка яшьләр фестивале сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов чыгыш ясый.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International