5 майда Качалов театрының кече залында "Незабываемое. Женские голоса войны" спектакле премьерасы була.
Бу спектакльдә хатын-кызларның сугышка карашы күрсәтелә. Документлардан, әлеге мәхшәрдә исән калган хатын кызларның истәлекләреннән төзелгән тере хикәя: сугышның башлануы, озату, хатлар, оккупация, блокада, фронт, җиңү. Документаль хикәяләү шигырьләр һәм музыка белән аралаштырып алып барыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте