Татарстан милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне мониторинглау системасын сынау буенча алдынгы төбәкләрнең берсе итеп билгеләнде

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

25 апрельдә  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов «Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне, дини һәм милли җирлектәге низагларны алдан кисәтүне  комплекслы мониторинглау системасы турында» Указга кул куйды. Әлеге Указ белән Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне, дини һәм милли җирлектәге низагларны алдан кисәтүне  комплекслы мониторинглау системасы турында нигезләмә расланды. Бу рәсми документ мониторинглауның максатларын, бурычларын, оештыру һәм хокукый нигезләрен билгели.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International