«Венгр рапсодиясе»: казанлылар чардаш һәм вербункош карап хозурланачак

2015 елның 1 мае, җомга

13 июньдә  18.00 дә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Венгрия дәүләт халык бию ансамбле концерты була.  Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россиядә Венгрия мәдәнияте көннәре кысаларында уздырыла.

Тамашачылар хозурына ансамбльнең «Венгр рапсодиясе» дигән атаклы    фольклор-хореография программасы тәкъдим ителәчәк.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International