«Мир» кинотеатрында Җиңү киномарафоны башлана

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

5 майдан «Мир» кинотеатрында Җиңү киномарафоны башлана.

 Җиңү киномарафоны «Мир» кинотеатрында Татарстан кинематографистлары фильмнарын күрсәтү белән ачылачак. Марафонның беренче көнендә кыска метражлы документаль фильмнар -  Владимир Ерховның «Долг памяти», Анастасия Хөсәенованың «Радистка Кэт. 70 лет спустя», Вячеслав Слесаренконың «Сталинград» һәм  Батыр Баишевның «Монумент на Поклонной» фильмнары күрсәтеләчәк.

Киномарафон вакытында Людмила Усованың «Золотое перо Владимира Попова», Альфред Хичкок һәм Сидни Бернстайнның  Холокост турындагы документаль фильмнарының премьерасы булачак.  

9 май көнне кинотеатрда  Сергей Поповның «Дорога на Берлин» фильмы премьерасы күрсәтелә.  Шулай ук киномарафон көннәрендә тамашачыларга Карен Оганесянның «Пять невест» һәм Ренат Дәүләтяровның «А зори здесь тихие…» фильмнары тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International