Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Харис Якуповның «Фронт рәсемнәре» күргәзмәсе ачылды

2015 елның 5 мае, сишәмбе

30 апрельдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Харис Якуповның «Фронт рәсемнәре» күргәзмәсе ачылды. Ул рәссамның Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее фондларында саклана торган эшләреннән төзелгән.    

Фронт юлларын узган останың рәсемнәреннән төзелгән күргәзмәнең нәкъ менә 30 апрельдә ачылуы 1945 елда шушы көнне совет солдатларының Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагы кадавы белән бәйле. Экспозициядә РСФСРның халык рәссамы Харис Якуповның Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән 60 тан артык уникаль график эше тамашачы хозурына тәкъдим ителә.

Харис Якуповка Сталинград сугышында, Курск дугасында, Львов, Польша, Чехословакия, Германиядә фашистларга каршы көрәшеп, фронт юллары буйлап узарга туры килә. Ул чордагы дәһшәтле вакыйгаларның шаһиты һәм елъязмачысы буларак, Харис Якупов сугыш күренешләрен җентекләп сурәтли: җимерек юллар, ватык техника, дошманнан азат ителгән шәһәрләр, ташландык авыллар, болытлы, шомлы күк йөзен, ә иң мөһиме – кешеләрне ясый. Аның рәсемнәрендә солдатлар, сугыштан качып баручылар, командирлар, орыш тынып торган арада, окопларда ял вакытында сугышчан дусларының образы мәңгеләштерелгән. 

 (85557) 7-89-38.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International