29-30 майда Казанда «Совёнок» («Бәләкәй ябалак») дигән халыкара балалар кинофестивале - конкурсы уздырыла.
Татарстан башкаласына 5 яшьтән 23 яшькәчә яшь кино сөючеләр киләчәк. Фестивальдә «уен фильмы», «документаль фильм», «мәгълүматлы сюжет», «реклама», «музыкаль клип», «анимация», «мобиль видео» номинацияләре буенча эшләр конкурсы узачак.
Анда тәкъдим ителгән темаларга балалар һәм яшүсмерләр төшергән фильмнар һәм роликлар катнаша ала. Темалар төрле: шәфкатьлелек, әйләнә-тирә мохитне саклау, этник төрлелек, милләтләр арасында багланышлар, буыннар бәйләнеше, ватанпәрвәрлек, туган җирне ярату,гореф-гадәтләр, йолалар, социаль мәсьәләләр. Гаризалар 20 майга кадәр кабул ителә. http://fest-sovenok.ru/zayavka-na-uchastie.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте