Свияжскиның Раштуа мәйданында «Свияжски – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында» күргәзмәсен ачу була

2015 елның 5 мае, сишәмбе

9 майда көндезге сәгать уникедә Свияжскиның Раштуа мәйданында «Свияжски 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында» күргәзмәсен ачу була.

Бу шәһәрнең язмышында җәмгыятьнең күңелсез һәм караңгы яклары гәүдәләнеше булган күп кенә оешмалар урнашкан була: балалар йортлары, акылга җиңел балалар өчен  республикада бердәнбер интернат, сукыр балалар өчен  республикадагы ике мәктәпнең берсе, төрмә, колония һ.б.. Әлбәттә, тормышның гадәти агышы өчен хас оешмалар да, әйтик, совхоз, машина-трактор станциясе,  авыл хуҗалыгы техникумы, урта мәктәп, хастаханә, даруханә, кибет һәм башка шундыйлар да булган.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли архивы, «Свияжски утрау-шәһәрчеге» дәүләт-архитектура һәм сәнгать музее, Свияжскиның урта мәктәбе, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы фондларыннан, гаилә архивларыннан алынган материаллар куелган. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International