Бөек Җиңүнең юбилее уңаеннан Мамадыш шәһәренә матбугат туры

2015 елның 5 мае, сишәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннарының «Илhамият» клубы белән бергәләп апрель-май айларында республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында  «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән хәйрия концертлары уздыра.

6 майда көндезге сәгать икедә йомгаклау хәйрия концерты Мамадыш шәһәренең район мәдәният йортында узачак. «Татмедиа» шул уңайдан матбугат туры уздыра.  

Аккредитацияshigabetdinov.pr@gmail.com, 8927240017

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International