Татарстан Республикасы Милли музее фондларында сакланучы байракны экспозициягә алып чыгып, «Байрак – Җиңү символы» дигән традицион тантаналы чара уздырыла

2015 елның 5 мае, сишәмбе

6 майда көндезге сәгать уникедә Татарстан Республикасы Милли музеенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Байрак Җиңү символы» дигән традицион тантаналы чара уздырыла.   

Музей фондыннан 146 укчылар дивизиясе 280 нче артиллерия полкының  сугышчан байрагын чыгару чараның иң истәлекле вакыйгасы булачак. Бу байракны маяк итеп сугышчылар Берлинны алуда катнашканнар. Аны полкка Бөгелмә районы хезмәтчәннәре тапшырган була. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International