Журналистларны XXXIII Казан спорт киносы һәм телевидениесе чемпионаты финалына аккредитацияләү

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Хөрмәтле журналистлар!

5 10 августта Казанда  XXXIII Казан спорт киносы һәм телевидениесе дөнья чемпионаты финалы була.   Жюри дөньяның 5 кыйтгасыннан  200дән артык халыкара кинематографистлар – режиссерлар, актерлар, продюсерлар эшләрен бәяләячәк. Халыкара  фестиваль 5 континентта 18 этапта уздырыла. Җиңүчеләр финалга уза һәм үз номинацияләрендә иң яхшы дип танылу өчен ярыша. 2012 елда үзенең 30 еллыгын билгеләп үткән фестиваль финалы һәрчак Италиянең Мелан шәһәрендә (фестивальнең штаб-фатиры да биредә урнашкан)  уздырыла килде. Һәм тарихында беренче тапкыр быел әлеге әһәмиятле форум  Апеннин ярымутравыннан читтә, атап әйткәндә – Казанда уздырыла.

Оештыру комитеты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү турында игълан итә. Аккредитация алдан бирелгән гариза буенча уздырыла. Гаризалар shigabetdinov.pr@gmail.com электрон почтасына быелның 1 августына кадәр кабул ителә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International