Балтачлылар Бөтенроссия балалар Сабантуен бәйрәм итте

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Балтач районының Борбаш авылында уздырылган балалар Сабантуена биш мең тирәсе кеше җыелды. Мөселман балалары өчен үткәрелгән бу зур бәйрәм балаларның Коръән сүрәләре укуы белән ачылды.   Рәсми чыгышлардан, тәбрикләүләрдән соң, ярыш-бәйгеләр, җыр-биюләр, театраль тамашалар башланды. Бүләкләр батыр калган, бәйгеләрдә җиңеп чыккан үсмерләрнең  күңеленә хуш килердәй иде: олыраклар тәкә һәм скутер да алды хәтта.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International