Быелның октябрь-ноябрендә Татарстанда өченче тапкыр «Җайдак» Казан басма графика күргәзмәсе уза

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Быелгы күргәзмә  «Рәссам – китап – текст» темасына уздырыла.

Оештыручылар:  Россия сәнгать академиясенең Идел буе бүлекчәсе,  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы,  Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее,

«Свияжск утрау-шәһәрчеге»  дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, «Графком» рәсми булмаган иҗат берләшмәсе, Россия рәссамнарының иҗади берлеге (Татарстан бүлекчәсе).

Казан халыкара басма графика күргәзмәсе 2011 елдан уздырыла. 2015 елда әлеге күргәзмәгә узган гасырның егерменче елларында эшчәнлеге Казанны Россиянең графика сәнгате үзәкләренең берсенә әйләндергән   «Җайдак» коллективы хөрмәтенә  шундый ук исем белән аталды.  

Казан күргәзмәсенең максаты: графиканың басма төрләре белән кызыксынуны арттыру, традицион  техникадан тыш, яңа авторлык техникаларын күрсәтү, тәҗрибә алмашу, осталык дәресләре уздыру һ.б. 

sashaartamonow@yandex.ru,

grafkom.kaz@yandex.ru

телефон: +7 917 885 74 38;

e-mail:  oulemnova@mail.ru

телефон: +7 904-763 75 18

Күргәзмәдә (төп экспозиция) катнашу өчен соңгы  5 елда авторлык басма техникаларында башкарылган эшләр кабул ителә.  Эшләрне сайлап алу ике этапта башкарыла:  

1 этап: 2015 елның 1 августына кадәр grafkom.kaz@yandex.ru электрон адресына цифрлы форматта   эшләрнең фотосурәтен һәм гариза җибәрергә (jpg/tif, 300 dpi  форматындагы 10 эштән артык түгел).  

15 сентябрьгә кадәр сайлап алынган эшләрне  420015, Казан, К. Маркс урамы, 57 адресына китереп тапшырырга.    

Гариза формасы.

Теркәлү формасы.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International