«Хәзинә» галереясендә Алсу Тимергалинаның шәхси күргәзмәсе ачыла

2015 елның 24 июле, җомга

29 июльдә 16.00 дә  «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә  Алсу Тимергалинаның шәхси күргәзмәсе ачыла.  

Алсу Тимергалина – киң диапазонда  (рәсем, графика һәм декоратив-гамәли сәнгать) иҗат итүче оста, Татарстан Республикасы һәм Россия Рәссамнар берлекләре әгъзасы. Әле яшь рәссам булып саналган вакытында ук «Татарстан яшьләре» газетасының, «Идел» журналының заманча полиграфия бизәлешен эшли, Татарстан китап нәшрияты өчен күп кенә китап иллюстрацияләре ясый. Тимергалина тарих һәм этнография белән кызыксына. Балалар китапларына иҗат иткән иллюстрацияләре аеруча кызыклы һәм җылы тәэсирләр калдыра. 

Бер ай дәвамында эшләячәк шәхси күргәзмәдә  рәссамның төрле елларда иҗат ителгән 35 эше куелган.

5678-043; моб.: 8 965 597 70 21

e-mail: galereya.hazine@mail.ru  сайт: www.izo-museum.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International