30 июльдә сәгать өчтә Кремльдәге «Манеж» күргәзмә залында «Мәңгелек кешеләр. Фронтовиклар – Татарстанның мәдәният әһелләре: фотосурәтләр һәм язмышлар» китабын укучыларга тәкъдим итәчәкләр. Автор-төзүчесе – Альбина Әбсәләмова.
Татарстан китап нәшриятында яңарак кына «табадан төшкән» бу басма (тиражы 2100 данә) – «Казан Кремле» музей-тыюлыгында ачык һавада оештырылган «Мәңгелек кеше» проектының дәвамы.
567-80-67, 567-80-68
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте