Казанда беренче тапкыр атаклы кытай рәссамы Янь Дуньцзяньның Санкт-Петербург сәнгать үзәге оештырган шәхси күргәзмәсе уза. Бик күп рәсми титуллары булган, дәүләт учреждениеләре каршында эшләүче, күпләрнең остазы Янь Дуньцзянь сабый чактан ук рәсем ясый. Рәсем сәнгате серләренә ул Кытайның абруйлы рәссамнарыннан өйрәнә. Күп кенә күргәзмәләрдә катнаша, туктаусыз осталыгын үстерә килә.
Янь Дуньцзянь – традицион кытай сәнгатенә тугрылык саклаучы, аның кануннары нигезендә эш итүче рәссам. Утыз елдан артык ул «гунби» стилендә «чәчәкләр һәм кошлар» һәм «таулар һәм елгалар» жанрында иҗат итә.
5678-043; факс: 5678-058; моб.: 8 965 597 70 21
e-mail: galereya.hazine@mail.ru
сайт: www.izo-museum.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте