29 июльдә Рус география җәмгыятенең Мәскәүдәге штаб-фатирында медиа–клуб утырышы булды.
Документаль фильм «Исламның яңа образы. Made in Moscow».
27 июльдә ФИНА паркының төп сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры чыгыш ясады. Дөнья, рус һәм татар композиторлары әсәрләре, халык көйләре яңгырады. Тамашачы оркестр чыгышын бик җылы кабул итте, алкышларга күмде.
«Аягүрә бас һәм көрәш!» фильмының премьерасын Казанда популяр актер Алексей Воробьев тәкъдим итәчәк. Картинаның презентациясе утыз өченче Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының дөнья финалында күрсәтеләчәк.
29 июльдән 16 августка кадәр «Эрмитаж-Казан» үзәгенең Табигать тарихы музее, «Манеж» күргәзмәләр залы, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Ислам мәдәнияте музее, Туп сарае музее иртәнге сәгать уннан кичке сәгать тугызга кадәр эшләячәк. Һәрбер музей тамашачылар күңеленә хуш килердәй кызыклы күргәзмәләр, экспозицияләр тәкъдим итә
31 июльдә иртәнге уннан кичке алтыга кадәр "Кара квадрат"ның 100 еллыгына Хәзерге сәнгать галереясендә Кара квадрат көне уздырыла.
8 августтан 1 ноябрьгә кадәр Свияжски тарих музееның күргәзмәләр залында «Изге Христофор» күргәзмәсе уза. Ул Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
Күргәзмәне уздыру ниятенә Свияжскиның Успенье соборында изге Христофор сурәтләнгән уникаль фресканың булуы этәргеч бирде. Сурәт XVI йөзнең икенче яртысында ясалган дип фаразлана.
Күргәзмәдә Изге Христофор сурәтләнгән 20 икона күрсәтеләчәк. Алар храмнарда, йортларда кую өчен XVII- XX гасыр башы вакыт аралыгында эшләнгән.
www.ostrovgrad.org, e-mail: ostrov_grad@mail.ru
+7 (987) 00-30-747, +7(917) 265-65-47
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
7 һәм 8 августта Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында «Баскет-холл» аренасында Aqua Comedy Club концерты һәм аны тасмага төшерү була. Чара Чемпионатның мәдәни программасына кертелгән.
Конкурс Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе тарафыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләрнең гражданлык-хокукый һәм сәяси культурасын күтәрү, сайлау турындагы законнарны өйрәнүгә этәргеч бирү, сайлаулар тарихы белән кызыксынуны арттыру максатларында уздырыла