ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2021 ел
җомга

Казанда яшьләр симфоник оркестры озак еллар яшь буын вәкилләрен мәдәнияткә җәлеп итү дәрәҗәсе белән шәһәрне аерып торачак. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда "Талант һәм уңыш" фонды җитәкчесе, РФ Президенты каршындагы фән һәм мәгариф Советы президиумы әгъзасы Елена Шмелева шундый фикер белән уртаклашты.

“Шамаиль арт” - гарәп каллиграфиясе сәнгатенә багышланган беренче фестиваль- күргәзмә. Чараны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән  “Әлиф” татар шамаиле һәм каллиграфия осталары Ассоциациясе оештырды.


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Урал дәүләт педагогия университеты һәм Бөтенроссия «Рус географик җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Свердлов өлкәсе бүлеге «Россияне яңадан ачабыз. Бөтен гаилә белән!» дип аталган Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсын үткәрә.

2021 елның 11 сентябрендә 14:00 сәгатьтә Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театр мәйданында Милли костюм көненә багышланган «Мәдәниятләр мозаикасы» VII республика этноконфессиональ фестивале узачак.

“Мәдәният каләме” Республика журналистлар конкурсына гаризалар 2021 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.

12 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр Folk group «ZAKARIA» фольклор төркеме концертлар оештыра. Күпмилләтле кызлар җыр төркеме Татарстан Республикасының 7 муниципаль районында - Әлки, Теләче, Питрәч, Балык Бистәсе, Баулы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә чыгыш ясарга ниятли.


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Зәй районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң ачылган балалар музыка мәктәбен карады.  Республика җитәкчесе бинадагы уку сыйныфларын күрде һәм мәктәп ансамбльләренең иҗаты белән дә танышты. Республика Президентын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов озатып йөрде.


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

«ТАЛАНТЛАРНЫҢ КӨЗГЕ МАРАФОНЫ» Халыкара фестиваль-конкурсы НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Атаклы чечен җыр һәм бию ансамбле «Нохчо» Татарстанның 11 шәһәрендә концертлар куячак

Түбән Камада ике фестивальнең турнесы башланды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International