Казан яшь тамашачылар театры студиясе Төмәндәге Бөтенроссия фестиваленә чакырылган

2022 елның 5 марты, шимбә

Казан яшь тамашачылар театрының яшүсмерләр "Театралка" студиясе “Упкын өстендәге балалар” (Дети над пропастью) спектакле “Кече сәхнә” балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театрларының II Бөтенроссия фестиваленә сайлап алынды. 
Фестиваль Төмәндә 2022 елның 24 - 27 мартында "Космос" театр үзәге һәм "РяДом" театр үзәге мәйданчыкларында узачак. 
Чарада 12 - 18 яшьлек затлар катнаша. Оештыручылар: "УЮТ" яшьләр театры һәм "ТеМа" театр остаханәсе. Фестиваль Төмән өлкәсенең социаль үсеш Департаменты ярдәме белән уздырыла.

«Театралка» яшүсмерләр студиясе 2018 елда Казан яшь тамашачылар театры базасында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме һәм «РИТЭК» АҖнең социаль проектлар конкурсында җиңү нәтиҗәсендә ачылды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International